Төзелеш комплексын системалаштыруны Фәйзуллинның төп казанышы дип атадылар
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанның элеккеге төзелеш министры Ирек Фәйзуллин республиканың зур объектларын проектлаштыру һәм төзү буенча зур тәҗрибәгә ия. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов сөйләде.
«Ирек Әнвәр улының төп казанышлары - торак, шәһәр мохите төзелеше, балалар бакчалары, мәктәпләр капиталь ремонты һәм башка масштаблы программаларны үз эченә алган Татарстан Республикасы төзелеш комплексы программаларын формалаштыру һәм үтәү буенча системалы эшне оештыру», — диде ул.
Ведомствода бурычларны формалаштырганда, Фәйзуллин, ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының төзелештә контроль һәм күзәтчелек өлешендә техник сәясәтен камилләштерүгә игътибар итәр дигән ышаныч белдерделәр.
ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры вазифаларын башкаручы Ирек Фәйзуллин Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары булды. Тиешле боерыкны РФ Премьер-министры Михаил Мишустин имзалады.