Казанда «Җиңү» торак комплексы төзелешендәге аферада гаепләнүчеләр өй сагыннан качкан
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Елена Сәлахова). Казанда «Җиңү» торак комплексы төзелешендә зур караклык турындагы эш буенча гаепләнүчеләр өй сагыннан качкан. Бу мәгълүматны «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе матбугат секретаре Наталья Сәгыйтова раслады.
Тикшерү фаразы буенча, 2017 елдан 2018 елга кадәр Денис Әсфәндияров һәм аның ярдәмчесе Вероника Лебедева «Мега» сәүдә үзәге янында «Җиңү» торак комплексын төзелеш материаллары белән тәэмин итү тәкъдиме белән 30 миллион сумнан артык акча урлаган. Алар генподрядчы белән бартер килешүләре төзегән — төзелеп килүче комплекста фатирлар хисабына плитәләр куярга тиеш булган.
Әсфәндияров белән Лебедева барлыгы 28 фатир алган һәм саткан, әмма үз вәгъдәләренең нибары яртысын гына үтәгән.
Генподрядчы полициягә гариза белән мөрәҗәгать иткәч, аеруча зур күләмдә мошенниклык турында җинаять эше кузгатылган. 2019 елда аларны тоткарлыйлар. Тикшерү барышында икесен дә өй арестына урнаштырганнар.
Агентлыкның үз чыганагы мәгълүматлары буенча, җинаять эшен тикшерү тәмамланган һәм аны прокуратурага раслауга тапшырырга тиеш булалар. Шул вакытта гаеплеләр качканнар.
17 гыйнварда Казанның Вахитов районы суды читтән торып өй арестын СИЗОда тотуга үзгәрткән. Әсфәндияровны һәм Лебедеваны федераль эзләүгә биргәннәр.