Марина Патяшина «Добропек» челтәрен тикшерүне сорады
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Роспотребнадзор федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина прокуратураны «Добропек» челтәрен тикшерүне сорады.
«Торак йортларның беренче катларында туклану нокталары булуы халыкта элеккечә борчу тудыра. Төрле оешмаларның эше белән бәйле 568 мөрәҗәгать килеп иреште. Иң күбе «Добропек» челтәренә карата. Бу челтәр хезмәткәрләре безнең тикшерүләргә каршы чыгу тактикасын сайлады. Бу шушы йортларда яшәүчеләр өчен яхшы шартлар тудырырга теләмәүләрен күрсәтә», — диде Марина Патяшина.
Идарә җитәкчесе бизнесның халык сәламәтлегенә хилафлык китереп акча эшләү ягын кайгырту позициясе булырга тиеш түгеллеген әйтте. «Республика прокуратурасы аларга карата тиешле чараларын күрер дип ышанабыз», — диде Марина Патяшина.