Татарстанда Казан аэропортын бизәү буенча тавыш бирүдә җиңүчеләр билгеле булды
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында «Казан» халыкара аэропортын бизәү буенча тавыш бирү тәмамланды. Анда 5,3 меңнән артык кеше катнашты. Бу хакта ТР Транспорт министрлыгы хәбәр итә.
«Тавыш бирүдә лидерлар булып «Тукай илһамы» һәм «Шигъриятнең көмеш җепләре» концепцияләре танылды, алар 38 һәм 26 процент тавыш җыйды. «Карлыгач артыннан ияр» концепциясе — 16 процент, «Тукай юлы» һәм «Тукай нуры» концепцияләре 13 һәм 7 процент тавыш җыйды», - диелә хәбәрдә.
Тавыш бирү нәтиҗәләрен эшләрне координацияләү буенча республика оештыру комитеты анализлый. Проект документациясен эшләү өчен аэровокзал комплексын, шул исәптән терминалларны һәм вокзал яны мәйданын бизәү алымнарын февраль аенда раслаячаклар.
«Казан» халыкара аэропортын бизәү буенча тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында 16-22 гыйнварда узды.