Татарстанда боз кичүе яңадан эшли башлады
(Казан, 23 гыйнвар, «Татар-информ», Алексей Новиков). Татарстанда һава торышы җылыну аркасында ябылган боз кичүе яңадан эшли башлады. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндез Алабуга районында боз кичүе тикшерү узды. Покровский — Кызыл Чишмә авылы маршруты буенча Чулман аша юл 2,5 тоннага кадәр транспорт массасын уздыра ала.
«Татар-информ» элек 16 гыйнварда республикада җылы һава торышы аркасында өч боз кичүе ябылганлыгын хәбәр иткән иде.