Роспотребнадзор Россия халкына коронавирус сәбәпле Уханьга бармаска киңәш итә
(Казан, 21 гыйнвар, «Татар-информ»). Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте Россия халкына яңа коронавирус китереп чыгарган хәлне тотрыклыландырганга кадәр Ухань шәһәренә барудан тыелып торырга тәкъдим итә. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
21 гыйнварга дөньяда яңа коронавирус (2019-nCoV) аркасында килеп чыккан авыруның 291 очрагы теркәлгән: 287се - Кытайда (нигездә, Ухань шәһәрендә, шулай ук Пекинда, Шанхайда һәм Гуандун провинциясендә), икесе – Таиландта, берсе – Япониядә, берсе – Көньяк Корея Республикасында, шул исәптән дүрт үлем очрагы булган.
Кытайга баручы Россия туристларына саклык чараларын үтәргә кирәк. Нигездә, чит ил сәфәрләрен планлаштырганда эпидемиологик хәлне ачыкларга; мал-туар, диңгез ризыклары сатыла торган базарларга йөрмәскә; бары тик термик эшкәртелгән азыкны, шешәле суны гына кулланырга; зоопаркларга, хайваннар җәлеп ителә торган мәдәни-массакүләм чараларга йөрмәскә; сулыш органнарын саклау чараларын (битлекләрне) кулланырга кирәк.
Шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда булганнан соң һәм ризык кабул итәр алдыннан кулларны юарга; авыруның беренче билгеләре ачыкланганда медицина ярдәме сорап дәвалау оешмаларына мөрәҗәгать итәргә, үзлектән дәвалануга юл куймаска; Россия территориясендә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә медицина персоналына Кытай Халык Республикасында булу вакыты һәм урыны турында хәбәр итәргә кирәк.