Лениногорскида халык театры режиссеры Мәдинә Сафиуллина юбилеен билгеләп үтте
(Лениногорск, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Заман сулышы», Розалия Мостафина). Лениногорск Мәдәният сараенда Р. Шиһап исемендәге халык театры режиссеры Мәдинә Сафиуллина юбилей кичәсен уздырды. Аңа 80 яшь тулды. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.
Ул үзе дә: «Театрның тузан исенә кадәр яраттым», — ди.
Халык театрында 50 елга якын режиссерлык итү дәверендә, сәхнә аның өенә әйләнгән, театрда уйнаучы артистлар якын туганы кебек аңарга. Лениногорск халык театрының Казан сәхнәләрендә спектакльләр уйнап кайтуында да аның өлеше зурдан.
Тамашачылар алар куйган спектакльләрне кабат-кабат сәхнәдә уйнауларын сорый, яраталар, хөрмәт итәләр, димәк. Шулай булмаса, «Хатын түгел, аждаһа» спектакле 70 мәртәбә куелмас иде.
Юбилей кичәсе дә бик матур, күңелле узды. Юбилярны котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.
Концертта спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде, Мәдинә апа үзе дә катнашты. Мәдәният сарае артистлары, Лениногорск талантлары җыр-моң, биюләр тәкъдим итте.