Путин: Губернаторларның Федерация дәрәҗәдә карар кабул итүдә роле артачак
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Россиядә илнең һәр субъектының барлык проблемаларын, үзенчәлекләрен һәм тәҗрибәсен исәпкә алу өчен РФ дәрәҗәсендә карарлар кабул итүдә губернаторларның әһәмияте артачак. Бу хакта Россия Федерациясе Федераль Җыенга еллык Юлламасында Россия Президенты Владимир Путин әйтте.
«Россия — зур ил. Федерациянең һәр субъектының үз үзенчәлекләре, проблемалары һәм тәҗрибәсе бар. Боларның барысын да исәпкә алырга кирәк. Губернаторларның федераль дәрәҗәдә карарлар кабул итүдә ролен тамырдан арттырырга кирәк дип саныйм», — диде дәүләт башлыгы.
Владимир Путин шулай ук РФ Конституциясе дәрәҗәсендә Федерация субъектлары башлыкларына чит ил гражданлыгы, яшәү урыны яки башка документ алуны тыя торган таләпне кертергә тәкъдим итте.
Россия Федерациясе Президентының Россия Федерациясе Федераль Җыенына еллык Юлламасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнаша.