Миңнеханов янәдән Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп сайланды
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе итеп яңадан сайланды. Карар бүген ассоцация әгъзаларының XI Гайдар форумы гомуми җыелышында кабул ителде. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
«Татарстан Президенты бертавыштан Россия инновацион төбәкләре ассоциациясе Советы рәисе итеп сайланды», — диде Лилия Галимова. Аның сүзләренчә, утырыш барышында Инновацион төбәкләре ассоциациясе советы әгъзалары - губернаторлар Ассоциациянең 2019 елгы эшенә йомгак ясады, РФ субъектлары үсеше өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышты.
Мәскәүдә бүген «Россия и мир: Вызовы нового десятилетия» XI Гайдар форумы ачылды.