Түбән Камада «Ак каен» мәчете төзелешен махсус монитордан карап була
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Камада «Ак каен» мәчете төзелеше видеосигнал аша трансляцияләнә. Төзелеш барышын шәһәрнең Җәмигъ мәчетендә урнаштырылган махсус монитор аша карарга мөмкин. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Мәчет шәһәрнең 35а микрорайонында 2019 елның декабрендә төзелә башлады. Хәзерге вакытта бина нигезенә 321 субай кагылган, аларның һәркайсы тугыз мең сумга төшкән.
Яңа мәчетнең проекты үзенең уникальлеге белән аерылып тора, Татарстанда әлегә мондый мәчет юк. Ул 400 кешегә исәпләнгән. Проект авторлары, беренче чиратта, физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен шартлар булдыруны күздә тота. Бинаның тирә-ягы коймасыз, һәркем өчен ачык булачак, биредә парк, ял итү зоналары урнашачак.
Мәчет дин тотучылар акчасына төзелә. Изге урынны торгызуга теләге булган һәркем үз өлешен кертә ала. Җәмигъ мәчеттә акча салу өчен махсус әрҗә урнаштырылган.