Бизнес өчен Җинаять кодексының аңлашылып бетмәгән маддәләренә төзәтмәләр кертеләчәк
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин Россия Дәүләт Думасы депутатларыннан җинаятьләрнең икътисади составлары өлешендә җинаять законнарының аңлашылып бетмәгән нормаларын җыючы төзәтмәләр пакетын хуплауны сорады. Бу хакта дәүләт башлыгы Россия Федераль Җыенына еллык юлламасында хәбәр итте.
«Думага керттем һәм икътисади составлар өлешендә җинаять законнарының аңлашылып бетмәгән нормаларын юкка чыгаручы төзәтмәләрне хуплауны сорыйм. Шулай итеп, эшмәкәрләр берничә тапкыр Җинаять кодексының 210нчы маддәсенә игътибар итте. Аның буенча җитәкчеләр законны бозган теләсә кайсы компания оешкан җинаятьчел бергәлек буларак квалификацияләнә ала, димәк, барлык хезмәткәрләр дә диярлек маддә буенча җавап бирә иде», — диде Путин. «Хокук саклау органнары алга таба оешма, компания алдан ук законсыз максатлар белән төзелгән булуын исбатларга тиеш булачак», — дип өстәде ул.
Аның сүзләренчә, бу чара инвестицияләр үсешен стимуллаштыруга һәм халыкның керем дәрәҗәсен күтәрүгә юнәлтелгән.