Татар драматургы Артур Шәйдуллин Горький институтының драма конкурсы лауреаты булды
(Казан, 9 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Горький исемендәге әдәбият институты конкурсы уздыра торган «Слово и действие» конкурсы җиңүчеләре арасында татар драматургы Артур Шәйдуллин да бар. Җиңүчеләр исемлеге уку йортының рәсми сайтында урын алган.
Россия күләсендәге драматургия конкурсының җиде номинациясенә 35 яшькәчә булган драматурглардан 108 эш килгән.
Артур Шәйдуллинның «Продаются мечты. Торг уместен» пьесасы «Пять вечеров» психологик драма номинациясендә III урын алган.