Татарстанда Раштуа төнендә томан көтелә
(Казан, 6 гыйнвар, «Татар-информ»). Иртәгә, 7 гыйнварда, төнлә һәм иртәнТатарстанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Россия Гидрометеорология үзәге бөтен Россия буенча һава торышы аномалияләре турында кисәткәнлеген хәбәр иткән иде.