Сәкинә Шәймиеваның китабы төрекчәгә тәрҗемә ителгән
(Истанбул, 6 гыйнвар, «Татар-информ», Рушания Алтай). Азәрбайҗанның Ататөрек исемендәге тикшеренүләр үзәге Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең хатыны Сәкинә Шәймиеваның китабын төрекчәгә тәрҗемә иткән. Бу турыда тәрҗемәче Үлкәр Мусазадә хәбәр итә.
Яңа басмага кереш сүзне Азәрбайҗан Милли фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Азәрбайҗан Республикасы Парламенты депутаты, академик Низами Җәгъфәров язган.
Сәкинә Шәймиева тарафыннан 2007 елда язылган «Минтимернең хәләл җефете» китабы танылган азәрбайҗан журналисты, «VoiсеРress.Az”мәгълүмат агентлыгы җитәкчесе Үлкәр Мусазадә тарафыннан Төркиядә тәрҗемә ителгән. Ул әсәрне ручса варианты булган «В тени Минтимера» дип исемләнгән китаптан тәрҗемә иткән.
Үлкәр Мусазадә әйтүенчә, әсәр Азәрбайҗан китап нәшриятында «Минтимернең күләгәсе» дигән исем белән басылып чыккан. Тәрҗемә әсәрнең редакторы — Афәт Маммедова, нәшрияткә әзерләп бастыручылар — дизайнер Деянет Османлы һәм адвокат Самәд Вәкилов.
Тәрҗемәче Үлкәр ханым: «Минтимернең күләгәсе» әсәренең төрекчә китабы якын көннәрдә Казанда тәкъдим ителәчәк, аннары Төркия башкаласында презентациясен үткәрү күз алдында тотыла», — дип белдерде.