Казанлы Воронковның ике голы Россия җыелма командасын чемпионат ярымфиналына чыгарды
(Казан, 2 гыйнвар, «Татар-информ»). Россия җыелма командасы хоккей буенча яшьләр дөнья чемпионатының ¼ финал матчында җиңде. Бүген Валерий Брагин шәкертләре Швейцария командасын 3: 1 исәбе белән җиңде һәм ярымфиналга чыкты.
Казан «Ак Барс»ы һөҗүмчесе Дмитрий Воронков уенда аерылып торды, ул көндәш капкасына беренче һәм өченче алкаларны кертте.