IBM компаниясе Россиядә эшчәнлеген туктатты
(Казан, 8 март, «Татар-информ»). IBM компаниясе сайтында Россиядә коммерция активлыгын туктатуы турында игълан ителә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза. «Ачыклык кертергә рөхсәт итегез: без Россиядә бөтен коммерция активлыгын туктаттык», — диелә компания җитәкчелеге белдерүендә. Компания Россия Федерациясендә «технологияләр сатуны» туктатуы турында элегрәк хәбәр иткән иде.