Татар китабы йортында Дәрдмәнд иҗатына багышланган күргәзмә ачыла
(Казан, 18 октябрь, «Татар-информ»). 20 октябрьдә сәгать 12:00дә Татар китабы йортында татар әдәбиятының классик шагыйре, җәмәгать эшлеклесе, сәнәгатьче һәм хәйрияче Закир Рәмиевнең (Дәрдмәнд) тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла. Бу хакта Татар китабы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә. 2021 елда татар халкының иҗтимагый-мәдәни тормышында зур урын алып торган бу шәхеснең вафат булуына 100 ел тулды. Тарихи һәм билгеле бер дәрәҗәдә географик шартлар бу уникаль шәхеснең матди мирасын саклауны шактый катлауландырган. Читать дальше...