"URAM" фестивале шәһәр яшьләрен урамнан завод бинасына җыйды
20 октябрь Казанда "URAM" фестивале урам иҗатын үз иткән яшьләрне элекке өй җиһазлары заводына җыйды. Оештыручылар сүзләренчә, башкалада мондый чара беренче тапкыр үтә. Берничә тематик зонада урам биюләрен, электро, хип-хоп музыка, экстремаль спорт төрләре һәм стрит-арт күреп булды.