Кырым яшьләре янә Казанга укырга барырга җыена
1-2 октябрь Акмәчеттә Казанның Тимирясов исемендәге Инновация университеты укытучылары Кырым абитуриентларыннан имтихан алды. Әлеге уку йортында Кырымнан икенче югары белем алырга теләгән илле студентка урын аерылган.