Полиция Нуриманда атлар атучыны һаман тота алмый
Башкортстанның Нуриман районында атларны атып үтерүгә бер атна вакыт узгач, 4 октябрьдә бу хәлгә район башлыгы да игътибар иткән. Билгесез кешеләр биредә 2016 елдан бирле халыкның малын кыра. Узган атнада исә фермер Рифкатъ Хәлиловның 10 атын атып үтерделәр. Калган 190-лап аты куркып качкан, фермер тирә як авыллардан, урманнардан эзләсә дә, таба алмый. Аңа бер миллион сумнан артык зын килгән диелә. Полиция җинаятьчеләрне инде ике ел буе тота алмый.