Пенсионерга урамда пычак белән кадаганнар
Көпә-көндез урамнан баручы өлкән яшьтәге ир-атка пычак белән кадаганнар.
Бу хәл Чаллыда булган. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хезмәткәрләре зыян күргән пенсионерны реанимация бүлегенә илткән. “Челнинские известия” хәбәр итүенчә, пенсионерга һөҗүм итүнең сәбәбе әлегә билгесез.