Камал театры каршындагы мәйданда «Осталар ярминкәсе» була
(Казан, 21 июль, «Татар-информ»). 23-27 июльдә Казанда Камал исемендәге татар дәүләт академия театры каршындагы мәйданда «Осталар ярминкәсе» була. «Яшәү стиле — Мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать I Этно-Fashion фестивале кысаларында Россиянең 25 төбәгеннән осталар, һөнәрчеләр, рәссамнар, дизайнерлар һәм иҗат берләшмәләре җыелачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә. «Осталар ярминкәсе» мәйданчыгы традицион аутентик эшләнмәләр, заманча авторлык эшләре белән дә таныштырачак. Анда интерьер һәм декор предметлары, автор керамикасы һәм фарфор, лаклы миниатюра, пыяладан бизәнү әйберләре, таш һәм агачтан, тире һәм киездән, бакыр һәм бронзадан эшләнмәләр, зәркән һәм бижутерия, витраж бизәк, дизайнер этник кием, аксессуар, сувенир продукциясе һәм башкалар тәкъдим ителәчәк, диелә хәбәрдә.