Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2021

Ике атнадан Татарстанда төнлә җәмәгать туклануы хезмәтенә рөхсәт бирергә мөмкиннәр

0

(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе ике атнадан төнге эшкә кафе һәм рестораннарга рөхсәт бирүне яңарту мөмкинлеген караячак. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ведомство җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«4нче санитар-эпидемиягә каршы комиссия карары нигезендә эшмәкәрләргә һәм юридик затларга рөхсәт бирү өчен безгә хәбәрнамәләр бирмәскә кушылды. Без бүгенге көнгә бу эшне якынча ике атнага туктаттык. Вазгыятькә карап, киләчәктә комиссия тарафыннан карар кабул ителәчәк», – дип искәртте спикер.

Хәзер төнлә 23 оешмага эшләргә рөхсәт ителә. Казанда 15 ресторан һәм кафеда хезмәт күрсәтергә рөхсәт иттеләр. Моннан тыш, Яшел Үзәндә биш җәмәгать туклануы объекты төн уртасыннан соң эшләргә мөмкин. Шулай ук Биектау, Азнакай һәм Зәйдә берәр рөхсәт алганнар, алар да төнлә дә эшли алалар.

Бу кафе һәм рестораннарга хезмәткәрләрне вакцинация узу турындагы сертификат белән генә эшкә алырга рөхсәт ителә.

Любовь Авдонина, ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенә кергән гаризаларны карарга өлгермәүләрен, санитар-эпидемиягә каршы комиссия төнге эшкә гаризалар кабул итүне яңадан башларга карар кылуга ук, эшкә керешәчәкләрен әйтте.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, ТР Хөкүмәте карарына үзгәрешләр керткәннән соң, кафе һәм рестораннар төнге эшкә рөхсәт алырга мөмкин. Әмма алар барлык хезмәткәрләрне вакцинацияләгән очракта гына бирелә. Прививкага медицина буенча каршы күрсәтмә булган очракта гына искәрмә ясала.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net