Әлмәт шәһәр пляжында һәм Казанның дүрт пляжында су коенырга ярамый
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Казандагы дүрт пляж һәм Әлмәт шәһәр пляжы суы санитар нормаларга туры килми. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде. «Суның канәгатьләнмәслек нәтиҗәләрен без санитар-химик күрсәткечләр буенча алдык — бу Зур Аккош күле пляжы. Микробиологик күрсәткечләр буенча — Зур Аккош күле пляжлары, „Түбән заречье“, „Локомотив“, „Комсомольский“ һәм Әлмәт шәһәрендәге шәһәр пляжлары», — диде спикер. Муниципалитетлар мәгълүматларына караганда, җәен Татарстанда 23 пляжны куллану планлаштырыла. Әмма су объектының санитар кагыйдәләргә һәм халыкның сәламәтлеге өчен иминлек шартларына туры килү турындагы санитар-эпидемиологик бәяләмә булган урыннарда гына ял итәргә була. Мондый пляжлар республикада алты. Шул ук вакытта су пробалары анализлары канәгатьләнмәслек хәлдә булган очракта, анда коенырга киңәш итмиләр. Аерым алганда, Әлмәт пляжы нәтиҗә алды, әмма анда су микробиологик күрсәткечләр буенча нормаларга туры килми. Шулай ук Роспотребнадзор Татарстан сулыкларын холера кузгата торган микроблар булу-булмавын тикшерә башлады. Белгечләр 300 проба алган, аларда холера вибрионы табылмаган.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net