Рөстәм Миңнеханов: М-12 юлы төзелеше Кама аръягы зонасы транспорт проблемасын хәл итә
(Казан, 9 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Идел» М-7 Мәскәү — Владимир — Түбән Новгород — Казан — Уфа тиз йөрешле трассаларында Түбән Кама, Чаллы һәм «Казан — Екатеринбург» шәһәрләрен урап узу участогын төзү мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. «Идел» М-7 — Татарстанның иң зур агломерацияләрен тоташтыра һәм төбәкләр арасында өзлексез элемтәне тәэмин итә торган төп транспорт магистральләренең берсе. Бүгенге көндә әлеге юл аеруча күп авыр йөк ташый торган юл булып тора», — дип искәртте ул. «Аның буенча республика эчендә дә, транзит белән дә йөк һәм пассажирлар ташу бара. Чаллыга „Идел“ М-7 юлы буенча керелә, ул Түбән Кама ГЭСы плотинасы аша уза. Аның үткәрү сәләте ике тапкырдан арткан. Әлеге участок шәһәр һәм транзит транспорты белән тулы. Транспорт инфраструктурасының чикләнгәнлеге Кама кластеры үсешен тоткарлый», — дип өстәде ТР Президенты. Рөстәм Миңнеханов ил җитәкчелегенә һәм Россия Президенты Владимир Путинга М-12 «Мәскәү — Түбән Новгород — Казан» тиз йөрешле юлын Екатеринбургка кадәр («Европа — Көнбатыш Кытай» маршруты кысаларында) озайту карары өчен рәхмәт белдерде. Видеоконференция элемтә режимында узган киңәшмәдә Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Россия транспорт министрының беренче урынбасары Андрей Костюк катнашты. Киңәшмә башланганчы Рөстәм Миңнеханов вертолеттан «Идел» М-7 трассасының кайбер участоклары белән танышты, трасса төзелеше барышын бәяләде.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net