(Чаллы, 9 июль, «Татар-информ», « Шәһри Чаллы », Зөлфия Галим). Чаллы мэры Наил Мәһдиев 40нчы мәктәптә чыгарылыш кичәсендә булды. Тантана алдыннан мәктәп директоры Римма Фәсхетдинова аны «Университет сыйныфы» белән таныштырды. Узган ел әлеге мәктәп КФУ филиалы белән үзара хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Бу проект үсешенә Haier компаниясе зур өлеш кертә. Наил Мәһдиев моны: «Әлеге проект башка предприятиеләргә дә үрнәк», — дип бәяләде. 40нчы мәктәп 2020/2021 уку елындагы һөнәр олимпиадалары нәтиҗәләре буенча яхшы нәтиҗәләргә иреште. Мәгариф учреждениеләре арасында Worldskills ярышларында өченче урын яулады. Биредә укучылар бердәм дәүләт имтиханнарын да яхшы тапшырган. Математиканы уртача — 75, рус телен уртача 79 баллга биргән. Сыйныфта ике фәнне 90 баллга тапшыручылар да бар, диелә хәбәрдә. Наил Мәһдиев мәктәп директоры белән бергә чыгарылыш сыйныф укчыларына аттестатлар тапшырды. Бер укучы мәктәпне «5”ле билгеләренә генә тәмамлап, медальгә лаек булды.