(Зәй, 9 июль, «Татар-информ», « Зәй офыклары », Энҗе Әгъләмова). Зәй районы игенчеләре уракка төште. «Районда барлыгы 34162 гектарда игенне урып-җыю бурычы тора. Шуның 13 127 гектары — көзге, 21 000 гектары язгы культуралар. Басуларда барлыгы 50 комбайн эшләячәк, аның өстенә фермерларда 10 комбайн исәпләнә. Бер комбайнга уртача йөкләнеш — 560 гектар. Корылык булу сәбәпле, артык мул уңышка өмет итеп булмый. Гектарыннан уртача уңыш 25-26 центнер булыр, дип көтелә», -диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев. Ашлыкны тапшыру буенча проблемалар булмаячак, яңа элеватор һәм икмәк кабул итү предприятиесе ашлык кабул итәргә әзер, диелә хәбәрдә. Механизаторларга урып-җыю чорында хезмәткә түләү шартлары аңлатылды, алар алдагы елларга караганда 20 процентка артыграк булачак. Шулай ук комбайнчыларны матди кызыксындыру чаралары да каралган. 24 мең центнер һәм аннан да күбрәк ашлык суктыручыга — 50, 22 мең центнердан 24 мең центнерга кадәр суктыручыга -40, 20 мең центнердан 22 мең центнерга кадәр ашлык суктыручыга 30 мең сум күләмендә премия бирү каралган, диелә хәбәрдә.