Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2021

Альберт Вәлиев: Санкцияләнмәгән карьерлар авыл хуҗалыгы җирләренә зыян сала

0
(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Хисап палатасы рәисе урынбасары Альберт Вәлиев парламент утырышында ведомствоның 2020 елгы эшчәнлеге турында сөйләде. «Санкцияләнмәгән карьерлар аркасында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә зур зыян китерелә», — диде ул. «Хисап палатасы аудиторлары җир ресурсларын куллануга даими игътибар бирә. Санкцияләнмәгән карьерлар аркасында авыл хуҗалыгы өчен билгеләнгән җирләргә зур зыян салына, бигрәк тә уңдырышлы туфракны торгызу эшләре башкарылмаганда», — дип искәртте Альберт Вәлиев. Ул Арча районында файдалы казылмалар чыгару буенча 7 санкцияләнмәгән урын ачыкланганын әйтте. Алабуга районында авыл хуҗалыгы өчен каралган җирләрдә эш алып барган оешма, Хисап палатасы тикшерүе нәтиҗәләре буенча, зыян китерелгән участокны рекультивацияләгән. 2017-2020 елларда барлыгы 256 законсыз карьер ачыкланган. Хисап палатасы аудиторлары мәгариф, медицина, социаль өлкә учреждениеләрендә тукландыруны оештыруга игътибар биргән. «Ел саен республиканың консолидацияләнгән бюджетыннан бу максатларга 6,5 млрд сум акча тотыла», — диде Альберт Вәлиев. «Эшен намус белән үтәмәүчеләр азык-төлек китерү срокларын, ризыкның ассортименты һәм бәяләре буенча шартларны, санитар-эпидемиологик таләпләрне боза. Республика Хөкүмәте бу өлкәдә дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алу процессын оптимизацияләү буенча финанс контроле мәсьәләләре буенча ведомствоара координацион совет тәкъдимнәрен карый», — дип әйтте рәис урынбасары. Хисап палатасы югары технологияле медицина җиһазларының кулланышын да тикшерә. «Вазгыятьне гел тикшереп торып, бу җиһазларның нәтиҗәлелеген арттыру һәм кулланышсыз торуын киметү буенча шартлар тудырылды», — диде Альберт Вәлиев.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net