(Казан, 9 июль, «Татар-информ», Елена Рощупкина). Югары үзлекле нефть чыгаруга ташламаларны бетерү турындагы закондагы үзгәрешләр нефть тармагына гына түгел, һәм аны чыгаруга бәйле катнаш тармакларга да тәэсир итәчәк. «Битум проектын башлаган идек, әмма бер мизгелдә ул кирәксезгә әйләнде. ОПЕК+ бетәчәк, әмма аны яңадан эшләтеп җибәреп булмаячак. Без бу бригадаларны, заказларны булдырган идек инде. Пар җитештерә торган компанияләргә дә „Сез безгә кирәкмисез“ дидек. Югалттык. Әйе, сез бюджетка акча таптыгыз, әмма битум чыгара торган бик күп катнаш компанияләрне югалттыгыз. Шуннан файда таптыгызмы, юкмы?», — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов Энергетика министрлыгы вәкиленә. Аның сүзләренчә, бу бурычны адымлап-адымлап, әкренләп хәл итеп була иде. «Бөтен ташламаларны алып бетерәсе түгел иде. Классик скважиналар һәм битум скважиналарының бер үк төрле шартларда эшләве гадел түгел», — диде Рөстәм Миңнеханов.