Баш эпидемиолог: Татарстан коронавирусның өченче дулкыны бусагасында тора
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эвелина Киселева). Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны арту көтелә.
Бу хакта журналистларга вакцинация турында лекциядә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы, иммунопрофилактика буенча белгеч Дмитрий Лопушов сөйләде.
«Хәзер без өченче дулкын бусагасында, авырулар саны арту дулкынында торабыз», — диде лектор.
Лопушов сүзләренә караганда, бу сикереш Россиядә Covid-19 авырулары графигында сизелә, аны булдырмый калып булмаячак инде.
