Татарстан укучыларының имтихан нәтиҗәләре Россиядәге күрсәткечләрдән югарырак
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Берничә ел рәттән Татарстан укучыларының Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре Россиядәге уртача күрсәткечләрдән югарырак. Бу хакта туры эфир вакытында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов сөйләде. «Иртәгә мәктәп укучыларының йомгаклау дәүләт аттестациясе төгәлләнә. Татарстан укучыларының баллары Россиядәге күрсәткечләргә караганда югарырак — бу рус теле һәм математика фәннәреннән бердәм дәүләт имтиханы тапшыруга кагыла. Шулай ук быел 100 балл җыючылар, югары баллар җыючылар да күбрәк булды», — диде спикер. Татарстанда 11 сыйныфны бетергән 16 меңнән күбрәк укучы һәм тугызынчы сыйныфны тәмамлаган 36 мең укучы имтихан тапшырган. Докладчы сүзләренчә, быел эпидемиологик вазгыять йомгаклау аттестациясе уздыру кагыйдәләренә үзгәрешләр кертте. Әгәр пандемиягә кадәр аттестация өчен рус теленнән һәм математикадан мәҗбүри БДИ тапшыру таләп ителгән булса, хәзер исә гомуми урта белем турында документ алу өчен рус теленнән һәм математикадан дәүләт чыгарылыш имтиханы бирергә була. Моннан тыш, быел информатикадан имтихан бары тик компьютерда гына уздырылган. «Укучылар шулай ук яхшы нәтиҗәләр күрсәтте», — диде Музипов. «Бердәм Россия»нең җәмәгать кабул итүе пунктында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Музипов, «Яңа мәктәп» Федераль партия проектының Татарстандагы координаторы Асия Тимирясова катнашында туры эфир уза. Чараның модераторы — Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net