ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне тиз арада ачыклый алачак
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Киләсе елда Россиядә полиция хезмәткәрләре исерек хәлдәге машина йөртүчеләрне тиз арада ачыкларга мөмкинлек бирә торган җайланмага ия булачак. Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Михаил Черников «Милицейская волна» радиостанциясе эфирында шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Ул ачыклык керткәнчә, әлеге прибор алкоголь парлары бармы-юкмы икәнлеген күрсәтәчәк, алар булмаса, машина йөртүче медицина тикшерүе үтүдән азат ителәчәк. Черников искәрткәнчә, бу проблема һаман да актуаль булып кала — кагыйдә бозучыларның күпчелеге исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен кабат административ җаваплылыкка тартыла. Шул ук вакытта, Дәүләт автоинспекциясе башлыгы сүзләренчә, Россиядә 2021 елның биш аенда исерек хәлдәге машина йөртүчеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләре саны 40 процентка диярлек кимегән. Ул билгеләп үткәнчә, бу системалы чаралар үткәрүнең нәтиҗәсе булган. Элегрәк Дәүләт Думасы һәм Федерация Советы исерек хәлдә кабат рульгә утырган өчен җинаять җаваплылыгын катгыйландыру турында закон проекты кабул иткән иде. Моның өчен иректән мәхрүм итү срогы ике елдан өч елга, ә штраф күләме 200-300 меңнән 300-500 мең сумга кадәр арттырылачак; яки ул бер-ике еллык урынына ике-өч еллык хезмәт хакы күләменә тигез булачак.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net