(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Уфада кинорежиссер, «Башкортостан» киностудиясенең элеккеге директоры Азамат Хуҗахмәтов 59нчы яшендә кинәт вафат булган. «Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, аның иҗат багажында 50дән артык фильм бар. Азамат Хуҗахмәтов - «Генерал Шәйморатов» фильмы өчен «Иң яхшы режиссерлык эше» номинациясендә «Вечный огонь» Икенче ачык халыкара телефестивале (Волгоград, 2000) лауреаты. 2021 елның февраленнән «Башкортостан» киностудиясе директоры вазифасын башкарган. Азамат Хуҗахмәтов 1997 елдан Россия һәм Башкортстан Кинематографистлар берлеге әгъзасы, Россия Кинорежиссерлар гильдиясе әгъзасы, 2011 елдан Евразия телевидение һәм радио академиясенең хакыйкый әгъзасы иде.