Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2021

Июль безгә нинди яңалыклар алып килә? - «Шәһри Казан»

0

(Казан, 1 июль, «Татар-информ», «Шәһри Казан» , Рәсимә Галиева). Мохтаҗ гаиләләргә һәм йөкле хатын-кызларга һәм яңа пособиеләр түләнә башлый. 1 июльдән айлык яңа пособие алыр гаризалар кабул итүләр башланачак. Татарстан Министрлар Кабинетында июльдә булачак әлеге өстәмә түләүләр хакында Россия Пенсия Фондының Татарстан буенча идарәсе башлыгы Эдуард Вафин сөйләде. Исәпләүләр буенча Татарстанда 38 меңнән артык бала бу акчаларны ала алачак.

Ялгыз әти-әниләргә

Айлык түләү йөкле хатын-кызларга һәм 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә кагыла. Шунысы бар: гаиләдәге керем бер кешегә яшәү минумыннан артмаска тиеш.

— Түләүләрнең күләме һәр төбәктәге яшәү минимумы нигезләнеп билгеләнә. Татарстанда яшәү минимумы 9 955 сумны тәшкил итә. Гаризалар 1 июльдән кабул ителсә дә, түләүләр августта башланачак. Шуңа да июль башыннан ук кызуланмасак та була, — дип сөйли Эдуард Вафин. — Яңа төр түләүләр гаиләдә бердәнбер ата яки ана булган яки суд карары белән алимент билгеләнгән, әмма гаилә нинди дә булса сәбәпләр аркасында аны алмаган очракта, яки гаилә мохтаҗ дип табылса, яисә алимент алганнан соң да мохтаҗ булып калган гаиләләргә биреләчәк. Мондый гаиләләрдә берничә бала булса, түләүләр һәрбер балага да биреләчәк.

Ата яисә анасы гына булган балалар турында ачыклык кертергә кирәк. Монда сүз туу турында таныклыкта әти кешенең исеме күрсәтелмәгән, яисә әнисе сүзе буенча язылган булуы турында бара. Әтисе яки әнисе үлгән, югалган очракта да түләүләр башкарылачак. Исәпләүләр буенча бу акчаны республикада 38 меңнән артык бала алачак. 2021 елда түләүләрнең күләме яшәү минимумының 50 процентыннан 4997,50 сум тәшкил итәчәк. Түләүләр 8 яшьтән 17 яшькә кадәр булган балаларны кертеп саналачак.

Йөклелек чорында

Өстәмә түләүләр йөклелекнең иртә срокларында медицина оешмасында теркәлгән хатын-кызлар өчен дә булачак. Моңа 6 атнадан алып, 12 атналык йөклелек чорында теркәлгән булачак әниләр дәгъва итә ала. Эшкә яраклы халыкның яшәү минимумыннан, ягъни 10 мең 622 сумнан чыгып, аларга 5311 сум акча түләнәчәк. Пенсия фонды сәламәтлек саклау министрлыгы белән үткәргән мониторингта ачыклаганча, 1 июньгә йөклелекнең иртә срогында 19 меңнән артык хатын-кыз теркәлгән. Йөкле хатын-кызлар исәпкә басканнан соң, 30 көн эчендә гариза тапшыра ала. Йөклелекне раслаганнан соң, 31 көнендә гариза язса, түләүләр шул айдан гына түләнә башлый. Беренче түләүләр йөклелекнең 12 атнасында гына түләнә башлый.

Мәсәлән, әни кеше йөклелекнең тугызынчы атнасында теркәлергә бара икән, бер ай эчендә гариза да язып тапшырса, шул айдан түләү исәпләнә башлаячак. Әгәр бу хатын-кыз 3 ай сузып йөрсә, ул гариза язган айдан гына акча ала башлый, чөнки теркәлгәннән соң 30 көн вакыт узган. Бу — айлык түләү. Ул бала табарга бер ай кала яисә йөклелек чоры өзелгәнгә кадәр түләнәчәк. Бер мөһим шарт бар. Булачак әниләр үзләренең статусларын да расларга тиеш әле. Моның өчен 10-14, 18-22, 30-32 атнада медицина оешмаларына килеп күренергә кирәк. Әгәр хатын-кыз бу вакытларда килми икән, түләүләр туктатылачак. Мәгълүматны яңарткан очракта түләүләр дәвам итәчәк.

Гаризаны ничек тапшырырга?

Социаль түләүләр электрон гариза язып гамәлгә ашырыла. Аны дәүләт хезмәтләре порталы аша язарга мөмкин. Гариза тапшыручының паспорты, полисы, язылышу яки аерылышу турында таныклыгы, үз исеменә ачылган исәп-хисап счеты булырга тиеш. Шунысы мөһим: 1 июльдән барлык төр социаль түләүләр — пенсия, ана капиталы һәм башка төрле түләүләр халыкара «МИР» картасы аша башкарылачак. Түләү билгеләү турында карар 10 эш көне эчендә пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан кабул ителә. Түләмәүнең беренче сәбәбе яшәү минумыннан күбрәк керем, мөлкәт булуы тора. Киләсе елдан ике яки икедән артык машина булуы да өстәмә мөлкәт булып санала башлый икән.

Август аенда пенсия фонды аша 6 яшьтән 18 яшькә кадәр мәктәптә укучы һәм 18 яшьтән 23 яшькә кадәр укуларын дәвам итүче инвалид балалар өчен бер тапкыр бирелә торган 10 мең акча да күчәчәк. Аларга гаризаларны 15 июльдән тапшырырга мөмкин. Республикада якынча 468 мең бала әлеге акчаны ала алачак.

Ил башлыгы Владимир Путинның федераль җыендагы юлламасында әйтелгән түләүләр июль аенда төбәкләрдә гамәлгә ашырыла башлый.

 






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net