Добавить новость
123ru.net
World News
Июль
2021

Илсур Һадиуллин: Имтиханнарга сылтап, татар телен өйрәнмәү — зур ялгышлык

0
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин фикеренчә, Бердәм дәүләт имтиханнары рус телендә булуга сылтап, татар телен өйрәнмәү — зур хата. «БДИ русча булгач, „Бер үк дәресне ике тапкыр өйрәнеп булмый, балага бик авыр була“, — диючеләр бар. Анысы да бардыр. Әмма БДИ кеше тормышында бер генә тапкыр бирелә дә, шуның белән бетте. Ә тормышта яшисе, эшлисе, гаилә корып гомер итәсе бар. Имтиханнарга гына сылтап, үз телебезне онытып, фәннәрне татарча укытудан читләшү — зур ялгышыбыз», — диде ул Россия төбәкләреннән килгән татар оешмалары һәм укытучылар семинар-киңәшмәсендә. Министр сүзләренчә, татар телен белмәү татар иҗатына да тәэсир итә. «Татар телен онытып, фәннәрне укытмасак, үз телебездә сөйләшмәсәк, шагыйрь, язучылар иҗат иткән әсәрләрне кем укыр, кем аңлар? Кемгә кирәк булыр икән ул алга таба? Бу сорау барыбызны да борчый», — дип өстәде Илсур Һадиуллин. Бүген Халыклар дуслыгы йортында Россия төбәкләреннән укыту татар телендә алып барыла һәм татар теле өйрәнелә торган мәгариф оешмалары җитәкчеләренең, татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинар-киңәшмәсе узды . Анда илнең 25 субъектыннан килгән 150 делегат катнашты. «Бүгенге очрашуның әһәмияте бик зур. Россиянең 25 төбәгеннән килгән йөз илледән артык делегат барысы да телне саклау һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Беренче тапкыр Тамбов, Иркутск, Сахалин өлкәләреннән килделәр. Бу — татар теленә карата кызыксыну арта, телне өйрәнү өчен мөмкинлекләр бар дигән сүз», — диде Татарстан мәгариф һәм фән министры. Ул шулай ук төбәкләрдә булган проблемалар турында әйтте. «Чит телләр өч сәгать укытыла икән, туган тел дәресләре, шул исәптән Россия субъектларында, 2-3 сәгатьтән ким булмаска тиеш. Әлбәттә, дәреслекләр белән тәэмин итүдә аларга республикабыз ярдәм итә. Без регионнарга 7 миллионга китап һәм әсбаплар сатып алып өләштек. Ел саен үтә торган олимпиада, вебинар, семинар, халыкара дәрәҗәдәге бәйгеләр, осталык дәресләре — барысы да бу мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән», — диде ул.





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net