КФУда күп телле укытучы белгечлеге юнәлешендә укучыларга 15 мең сум стипендия түләнә
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының билингваль һәм полилингваль укытучыларны әзерли торган юнәлешендә белем алучы студентларга 15 мең сум стипендия түләнә. «Быел билигваль һәм полилингваль укытучы белгечлегенә республика заказы нигезендә 150 кеше кабул итәргә уйлыйбыз. Белдерүләрдә һәм сайтта бу юнәлешләргә урыннар түләүле дип тора, тик уку өчен акчаны тулаем республика түли. Шуның өстенә көндезге бүлектә укучыларга 15 мең сум стипендия түләнә», — дип аңлатты КФУның Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы Рамил Мирзаһитов Аның сүзләренчә, студентлар гадәттә өч мең сумга якын стипендия ала, ә педагогика белгечлегенә уку 132-133 мең сум тирәсе тора. Беренче семестрда ул стипендия барлык студентларга да түләнә, ә аннан соң имтиханнарны «4»ле һәм «5»ле билгеләренә тапшырган студентлар гына ала. Декан сүзләренчә, кышкы сессияне студентларның 70-80 проценты әйбәт билгеләргә тәмамлый. Быел көндезге бүлеккә барысы биш группа җыячаклар. Анда Бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре белән керәләр. Бу юнәлештә уку өчен мәгариф оешмасы белән килешү төзеп килү кирәк. «Үз мәктәбеңә яки мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда ул килешү турында беләләр. Уку тәмамланганнан соң шул мәктәпкә кайтып, кимендә биш ел эшләргә кирәк. Килешүне Казан мәктәпләре белән төзергә була. Нигездә, төрле телләрдә укыта торган укытучылар Казанга кирәк», — диде Рамил Мирзаһитов «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.
Экология в России и мире
Путин в России и мире
Лукашенко в Беларуси и мире
123ru.net —
международная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
123ru.net — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Здоровье в России и мире
Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России
Друзья 123ru.net
Информационные партнёры 123ru.net
Спонсоры 123ru.net