(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). 10-17 июль көннәрендә Казанда мөслимәләр өчен 12 нче мөселман яшьләре форумы узачак. Җиде көнлек форум «Өммәтебез аналары» темасына багышлана. Теркәлү 2021 елның 5 июленә кадәр дәвам итәчәк. ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, кызларга Пәйгамбәрнең (с.г.в.) гаилә мөнәсәбәте нечкәлекләре, аның хатыннарының сыйфатлары турында сөйләячәкләр, белгечләр ярдәмендә күркәм гаилә моделен төзергә тырышачаклар. Форум проекты кысаларында — кызыклы, мавыктыргыч программа каралган: күңел ачу һәм спорт чаралары, фикерләү сәләте һәм китап уку клубы, фотосессия, экскурсия, кино залы һәм башкалар. Форумда катнашу өчен 18дән алып 30 яшькә кадәрге мөслимәләр чакырыла. Форум Казан янындагы ял базасында үткәреләчәк. Язылу өчен Инстаграмда @fmm_kazan аккаунтындагы сылтама буенча керергә кирәк. Оештыру эшләре өчен түләү бәясе — 2000 сум.