Яшел Үзән районындагы авыл мәктәпләренең берсендә унбер беренче сыйныф булачак
(Казан, 1 июль, «Татар-информ», Эльза Кузнецова).ТР Яшел Үзән районы авыл мәктәпләренең берсендә 11 беренче сыйныф җыялар — бу республиканың авыл мәгариф учреждениеләре арасында рекорд. Бу хакта Яшел Үзән районы башлыгы, Яшел Үзән шәһәре мэры Михаил Афанасьев кичә ТР мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясенең пленар утырышында хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бүгенге көндә булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән 1940 гариза бирелгән, яңа уку елында беренче сыйныфка муниципалитетның ике меңнән артык баласы барачак.
«Гигант мәктәпләр дә бар. Яшел Үзәндә ул Пушкин исемендәге 9нчы лицей, авыл җирлекләрендә — Карпов исемендәге лицей. Мәсәлән, бу мәктәптә без 11 беренче сыйныф җыябыз. Бу республиканың авыл мәктәпләре арасында рекорд», — диде Афанасьев. Мәктәпнең Instagram-аккаунтында укытучылар һәм техник хезмәткәрләр җыю турында белдерү бар. «В.В.Карпов исемендәге лицейга инглиз, рус теле, тарих һәм җәмгыять белеме, математика, башлангыч сыйныф укытучылары, робототехника буенча өстәмә белем бирү педагогы, педагог-психолог кирәк. Әле урам себерүче, бүлмәләрне җыештыручы, бинада эшләүче эшче дә көтәбез», — диелгән хәбәрдә. Узган уку елына йомгак ясап, район башлыгы педагогик коллективка җайга салынган эш, сайлаган һөнәргә карата ихтирам һәм җаваплылык өчен рәхмәт белдерде. Элегрәк «Татар-информ» Карпов исемендәге лицей — «Үсеш ноктасы» гуманитар һәм технологик белем бирү үзәге — инновацион белем бирү мөмкинлекләрен күрсәтте, дип хәбәр иткән иде. Киңәшмәдә катнашучыларга ОБЖ, биология, робототехника, шахмат һәм башка фәннәр буенча дәресләр күрсәттеләр.
