(Әгерҗе, 1 июль, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре» ). Әгерҗедә транспорт-логистика үзәге Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак. «Кайбер социаль челтәрләрдә Әгерҗедә транспорт-логистика үзәген төзү эше туктатылган икән дигән хәбәрләр пәйда булды. Бу эш туктатылмады. Хәзерге вакытта үзәк урын алачак җирләрне рәсмиләштерү эшләре алып барыла, — дип сөйләде эшлекле сишәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Азат Вәлиев. Киңәшмә район оешма-предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында үтте. «Транспорт-логистика үзәге төзелеше киләсе елда төзелә башлар дип планлаштырабыз. Әлеге үзәк Иж-Бубый авыл җирлеге территориясендә урын алачак. Киләчәктә әлеге үзәккә бәйле рәвештә бу авыл җирлеген дә зур гына үзгәрешләр көтә,» — диде Азат Вәлиев.