Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Приморье краена килде
(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Приморье краена килде. Арсеньев шәһәрендә Рөстәм Миңнеханов Н.И.Сазыкин исемендәге «Прогресс» авиация компаниясе эшчәнлеге белән танышты, шулай ук «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы утырышында катнашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Киңәшмәне «Россия вертолетлары» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы рәисе Анатолий Сердюков һәм «Россия вертолетлары» холдингы генераль директоры Андрей Богинский үткәрде.
Киңәшмәдә катнашучылар яртыеллык нәтиҗәләре буенча холдинг эшчәнлегенең финанс-хуҗалык күрсәткечләре хакында фикер алышты һәм һәр предприятиедә киләчәктә башкарылачак эш юнәлешләрен билгеләде.
