Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2020

Миңнеханов табибларга: Халык ял итәргә җыена, ә сез күбрәк эшләргә әзерләнәсез

0
(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында сәламәтлек саклау системасына зур йөкләнеш барлыкка килде һәм бу вазгыять тагын дәвам итәчәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте һәм сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырганда әйтте. «Бәйрәм көннәре якынлашкач бөтен кеше дә ялга әзерләнә. Ә сез тагын да ныграк эшләргә әзерләнәсездер дип ышанам. Без акча бүлеп бирдек, кирәкле барлык даруларны алдык, әмма сездән башка булмый», — диде Президент. Аның фикеренчә, чикләү чараларыннан, хокук саклау системасы һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләреннән башка авыру дулкыны тагын да зуррак булыр иде. «Без үзебез генә бу проблеманы хәл итә алмас идек. Теплоходта коронавирус табып, пассажирларны безгә алып килгәндә беркем дә бернәрсә дә белми иде әле. Без бу кешеләрне кабул итеп, аларны дәвалый алуыбызга куандык. „Кызыл зонага“ да кердек. Барлык чараларны тәэмин итү җиңел булмады. Рәхмәт сезгә», — диде республика Президенты. Шул ук вакытта ул санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәми торган гамьсез кешеләр булуын да әйтте. «Таләпләрне үтәмиләр, ә табибларга йөкләнеш бик зур һәм шулкадәр ашыгыч ярдәм бригадалары да юк. Ә бит кешеләр үз-үзләрен кайгыртырга тиеш», — дип йомгаклады Татарстан Президенты. Алдарак «Татар-информ» Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә 49 табибка һәм Роспотребнадзор хезмәткәрләренә Татарстанның һәм Россиянең дәүләт бүләкләрен тапшырды дип язган иде. 





Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net