(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Башкортстанның З.Биишева исемендәге «Китап» нәшрияты «Башкорстанның танылган шәхесләре» китаплар сериясен чыгара башлады. Беренче булып Равил Бикбаевның «Шәехзадә Бабич: тормышы һәм иҗаты» һәм Флүр Сибагатовның «Мәҗит Гафури: шагыйрь иҗатын яңа караш» китаплары чыкты. Бу хакта « Башинформ » агентлыгы яза. Әлеге серия даими нәшер ителәчәк. Язучы һәм шагыйрьләрдән тыш, бу сериядә тарихи хәрбиләр, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре дә булачак. «Мондый китаплар чыгару темасы күптән түгел барлыкка килде. Күренекле шәхесләребезнең юбилей даталарына әдәби әсәрләрен генә түгел, ә биографияләрен дә чыгарырга тырышачакбыз. Төп проблема — һәр шәхеснең дә тормыш юлын, иҗатын, батырлыкларын һәм казанышларын аңларга ярдәм итә торган тикшеренүләр юк. Фәнни биография язу бик четрекле һәм катлаулы, шул ук вакытта кирәкле һәм затлы эш», — дип язды социаль челтәрдәге аккаунтында Башкорстан Хөкүмәте вице-премьеры Азат Бадранов. Шушы көннәрдә «Китап» нәшриятында 112 нче Башкорт кавалериясе дивизиясенә багышланган басма дөнья күрде.