Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2020

2020 елда Татарстан мөфтияте 73 фәтва чыгарды

0

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). 2020 ел башында Татарстан мөфтиятенең рәсми сайтында «ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары» дигән яңа рубрика барлыкка килде. Фәтва темалары ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Даруль ифта» мөселман call-үзәге белгечләренә еш бирелә торган сораулар һәм теге яки бу вакытта Татарстан мөселманнары өчен актуаль булган мәсьәләләрдән чыгып формалаша, дип яза нәзарәтнең матбугат хезмәте.

2020 елда барлыгы 73 фәтва әзерләнде. Аларның 6сы пандемия мәсьәләләренә: җомга намазын онлайн режимда, намаз укучылар арасында билгеле бер ара калдырып һәм саклагыч битлек киеп укуның дөреслеге, җеназа намазын, җомга намазын һәм гает-намазын уздыру тәртибе, дезинфекция өчен составында спирт булган чараларны куллануның дөреслегенә багышланган иде.

Фәтвалар ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Фикһ» гыйлемен тулысынча үзләштергән шәригать белгечләре тарафыннан чыгарыла һәм Татарстан мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин тарафыннан раслана. Татарстан мөфтияте фәтвалары Әбү Хәнифә мәзһәбе нигезләмәләренә туры килә. Алар шулай ук татар теленә тәрҗемә ителә.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары белән мөфтиятнең рус һәм татар телле битләрендә «Файдалы мәгълүмат» бүлегендә «ТР мөселманнары Диния нәзарәте фәтвалары» рубрикасында танышырга мөмкин. Фәтвалар шулай ук Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Telegram каналында — @kamil_hazrat, «Instagram» социаль челтәрендә — @darulifta һәм Telegram каналында «Даруль-ифта Татарстан» адреслары буенча бирелә.

Теге яки бу мәсьәлә буенча дини нәтиҗә чыгару мөфтиләр һәм мөфтиятләрнең төп функцияләреннән берсе булып тора.  «Фәтва»  термины Исламда җәмгыять өчен актуаль булган проблемалар буенча дини-хокукый карарны аңлата. Шуңа күрә, нинди дә булса сорау килеп туган очракта, карар чыгаруны яки җавап бирүне сорап, «Фикһ» фәнен тирәнтен өйрәнгән белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net