(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты бүген республиканың цифрлы үсешенә ярдәм итү ассоциациясе утырышын уздырды. Чара Казанның ИТ-паркында узды. Бу турыда Татарстан җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә. Утырышта Рөстәм Миңнеханов Ак Барс Банкының республиканың финанс-технологик партнеры буларак керткән өлешен билгеләп үтте, шулай ук чарада тәкъдим ителгән яңа эшләнмәләрне бәяләде. «Ак Барс Банк беренчеләрдән булып Федераль салым хезмәтенең блокчейн-платформасына кушылды. Аның продуктлары призлы урыннар били, ә карарлар һәм технологияләр белән шул исәптән чит ил банклары да кызыксына», — диде Татарстан Президенты. Аның сүзләренчә, коронавирус инфекциясе пандемиясе вакытында банк халыкка һәм зыян күргән компанияләргә ярдәм итә алган, цифрлы сервисларның экосистемасын булдыруга зур өлеш керткән.