Добавить новость
123ru.net
World News
Декабрь
2020

Балтачтан Германиягә киткән Илүзә: «Алманнар тынычлык ярата» - «Ватаным Татарстан»

0

(Казан, 28 декабрь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан» , Сәрия Мифтахова).

—  Илүзә, Германиядә   Яңа   ел   исе   сизеләме? Алман   халкы   бүләкләр   өләшергә   яратамы?

— Монда Раштуа Яңа ел бәйрәменә караганда мөһимрәк. Ул 24 декабрьгә туры килә һәм гаилә бәйрәме булып санала. Немецлар бу көнне декабрь башыннан ук зарыгып көтә. Монда традицион Раштуа такыясын кулдан ясау яки сатып алу популяр. Ул 4 шәмнән тора. Һәр якшәмбе саен бер шәмне яндыралар, шул рәвешле дүрт якшәмбедә дүрт шәм дә янган була һәм бу Раштуа килүен күрсәтә. Декабрьнең һәр якшәмбесен немецлар якыннары белән үткәрергә тырыша, монда гаилә төшенчәсе бик кадерле. Яңа елны дусларым белән үткәрәчәкмен. Бүләкләр бирешү гадәте, әлбәттә, бар. Декабрьгә керү белән бәйрәм кибетләре эшли башлады, анда нинди генә матур әйберләр юк.

—   Немецлар   төгәллек   ярата. Яшәү   рәвеше   күпкә   аерыламы?

— Бик төгәл халык, кеше хокукларын хөрмәт итәләр, банк/ратуша/почта системаларында да тәртип урнашкан. Монда халык табигатьне саклау буенча актив эш алып бара. Пакет урынына — тукымадан эшләнгән сумкалар, чүпне берничә төргә аеру системасы бар. Иң кызык тоелганы: монда кирәкмәгән, яхшы хәлдәге әйберләрне, өй каршына чыгарып куялар. Бу китап ише әйберләрдән башлап техникага кадәр булырга мөмкин. Кирәк кеше аны үзенә ала. Германия — велосипедчылар иле. Монда һәр студентның велосипеды бар, олысы да, кечесе дә шуңа утырып йөри. Шәһәр буйлап вело-парковкалар урнаштырылган. Автобуслар төгәл расписание буенча йөри, моны алдан кушымта аша карап була. Шуңа күрә тукталышларда беркем дә сәгатьләр буе транспорт көтми, автобус килүгә генә чыгалар. Транспорт чиста, беркайчан да тулы түгел. Һәм инде миңа нык ошаганы — хат алышу системасы. Банк карталары, мөһим документлар, парольләр — барысы хат белән килә. Алар беркайчан да югалмый.

—  Сине   шаккатырган   әйберләр   тагын   бармы?

— Регенсбург шәһәренә иң беренче стажировкамны үтәргә барган идем. Архитектура, бер-ике катлы гына өйләр булуы шаккатырды. Һәрбер кечкенә немец шәһәрчегендә үзәк собор бар, бу — гасырлар буе сакланып килгән истәлек. Фахверк рәвешендәге (Үзәк һәм Төньяк Европадагы архитектура үрнәге. — Ред.) өйләр тарихи атмосфераны әлегәчә саклап тора. Ә кешеләр белән сөйләшә башлагач, аларның чын-чынлап яшәүдән тәм табуларына сокландым. Монда халык үзе өчен яши, барлык уңайлыклардан иркенләп файдалана. Тыныч тормыш илдәге халыкның гомер озынлыгына нык тәэсир итә дип уйлыйм. Алман халкы бер-берсенә карата бик игътибарлы. Алар кешеның тынычлыгын хөрмәт итә, шуңа үзләрен борчыганны да яратмыйлар.

—  Германиягә   килеп   эләгүең   ничек   булды?

–  Куныр мәктәбен тәмамлаганнан соң Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына укырга кердем. Телләр бүлеген сайладым. Инглиз телен БДИ рәвешендә биреп кердем, институтта алман телен дә өйрәндем. Телгә һәм Германиягә мәхәббәт уку йортында туды. Хәзерге вакытта КФУның дүртенче курсында укыйм. Быел Германиянең Юстус-Либих исемендәге Гиссен университетында белем алуга грант оттым, ягъни Гиссен университеты мине стипендиат итеп сайлады. Монда германистика бүлегендә укыйм. Чит җирдә яшәү, ияләшү, моңа өстәп, башка телдә уку җиңелләрдән түгел. Монда килгәнче, немец халкының нинди икәнлеген күзаллый, яшәү рәвешен, мәдәни үзенчәлекләрен белә идем инде. Укуның, әлбәттә, үз авырлыклары булып тора, быелгы пандемия дә моңа бик нык тәэсир итте. Әмма мин барысыннан да канәгать. Стажировка тәмамлангач, сессияне тапшырганнан соң, мин Казанда институтта калдырган семестрны ябарга тиеш.

—  Белем   бирү   системасы   күпкә   аерыламы?

— Россиядән аермалы буларак, монда һәрбер студент расписаниесен үзе төзи, ягъни дәүләт стандартына туры килгән бердәм программа юк. Һәркем үзенә кирәк тапкан, кызыксынган курсларны сайлый. Бу бик яхшы. Студент үзе укыган институтыннан тыш, башка институт фәннәрен дә өйрәнә ала. Мәсәлән, мин үземнең Германистика бүлеге белән генә чикләнмим, Англистика, Педагогика институтларындагы фәннәрне дә үзләштерәм. Монда профессорлар студентка мөмкин кадәр уңайлы мохит тудырырга тырыша. Студент дәрескә карата үз фикерләрен әйтә, укытучы белән ачыктан-ачык сөйләшә ала. Мөгаллимнәр сине шәхес итеп күрә, хөрмәт итеп эндәшә. Иң мөһиме, Германия университетларына уку теләге булганнар гына керә. Студентлар семинарларга ныклап әзерләнә. Китапханәләр иртәдән кичкә кадәр һәрвакыт тулы. Анда эләгү өчен алдан махсус теркәлергә кирәк. Уку системасында бернинди начар әйбер дә күрмим. Дөньяның төрле почмагыннан килгән студентлар өчен бик күп тулай тораклар бар. Мин дә шунда яшим. Һәрбер студентның үз бүлмәсе, ашау бүлмәләре бик зур. Ял итү, бүлмәдәшләрең белән бергә аралашу өчен мөмкинлекләр бар.

Кызганыч, пандемия үзен нык сиздерде. Гыйнварга кадәр катгый карантин кертелде. Азык-төлек кибетләреннән кала башка сәүдә, ял итү үзәкләре ябылды. Шуңа карамастан, ял көннәрендә башка шәһәрләргә сәяхәт итәм, яңа җирләр белән танышам, тарихи урыннарда еш булам.






Загрузка...


Губернаторы России

Спорт в России и мире

Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса

Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в России и мире




Путин в России и мире

Лукашенко в Беларуси и мире



123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.






Здоровье в России и мире


Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России






Загрузка...

Загрузка...





Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net