(Кайбыч, 28 декабрь, «Татар-информ», « Кайбыч таңнары », Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин 26 декабрьдә торак төзелеше программасында катнашучы җиде гаиләгә сертфикатлар тапшырды. Аларның гомуми суммасы 7 510 101 сум тәшкил итә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә. Авылларның киләчәге өметле булсын өчен, анда гаиләләрнең төпләнеп калуы мөһим. Моның өчен кешеләргә эш урыны, уңайлы торак һәм тормыш шартлары булдыру зарур. Әлеге шартларны тудыру өчен «2020 елга кадәр авыл территорияләренең тотрыклы үсеше» программасы безнең районда да уңышлы эшләп килә. Әлеге гаиләләр Олы Кайбыч, Ульянково, Мәлки, Хуҗа Хәсән, Иске Чәчкаб авылларында яши. "Республика бюджетыннан бирелүче бу сертификат сезгә үз йортыгызны төзеп чыгарга ярдәм итсен. Өй туйларын гөләтеп үткәрергә язсын. Әлеге программа таләпләре буенча эш урыннарыгызда биш ел дәвамында эшләргә бурычлысыз. Барыгызның да килешү таләпләрен үтәячәгенә ышанам. Яңа ел гаиләләрегездә татулык, муллык алып килсен, туган җиребездә бәхетле тормыш итегез", — диде Альберт Илгизәрович.