Русиядә татар телен белүчеләр саны 20 елда 2 миллионга нигә кимеде? Белгечләрдән 3 төп сәбәп
Соңгы җанисәп саннарына күрә, Русиядә татарча сөйләшүчеләр саны нык кимегән. Белгечләр моның төп сәбәпләре дип Мәскәүнең милли мәгарифкә басымын, Татарстанның җитәрлек тырышлык күрсәтмәвен һәм татар шәһәр мәдәниятенең барлыкка килмәвен атый.