Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре онлайн һәм офлайн форматта уздырыла
(Казан, 16 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәре алга таба онлайн һәм офлайн форматта уздырылачак. «Бәйрәмне онлайн уздырсаң аның катнашучы–күзәтүчеләре 15 тапкырга арта. Быел һәр бәйрәм үз мәйданчыгында уздырылса да, шул ук вакытта онлайн варианты да булачак», — диде Татарстан халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе буенча ведомоствоара эшче төркем утырышыннан соң журналистларга. Читать дальше...
