(Казан, 16 июнь, «Татар-информ»). 27 июньдә, Яшьләр көне уңаеннан Арчада мөселман ир-атлар арасында «Көнчыгыш» мәчете кубогына мини-футбол буенча республикакүләм турнир үтәчәк.
Быел дүртенче тапкыр үткәрелүче ярышның төп максатлары булып дин кардәшләребезне физик культура һәм спортка җәлеп итү, мөселманнар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне һ.б. ныгыту тора. Турнирны Арча мөхтәсибәте, «Көнчыгыш» мәчете, «Арча» спорт мәктәбе оештыра, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте.
Уеннарда катнашу өчен 14 яше тулган, намаз укучы дин кардәшләребез чакырыла. Читать дальше...