Табиблар эсседә үз-үзеңне тоту турында киңәшләр бирде
(Казан, 7 июнь, «Татар-информ»). Табиблар спорт белән шөгыльләнүгә һәм эссе көннәрдә дөрес туклануга бәйле киңәшләр бирде. Диетолог Марина Аплетаева эсседә майлы ризыктан, шулай ук алкоголь һәм баллы эчемлекләрдән баш тартырга чакырды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Табиб фикеренчә, рационда ит продуктларын киметергә кирәк – алар озак эшкәртелә, эсседә исә метаболизм кими. Табиб күбрәк яшелчә (анда дым һәм С витамины бар), шулай ук кош ите, балык һәм диңгез продуктлары ашарга киңәш итте. Читать дальше...
